Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либиянең Сирт шәһәре тулысынча диярлек яңа хөкүмәткә күчте


Милли күчеш шурасы гаскәрләре Сирт үзәгенә таба хәрәкәт итә
Милли күчеш шурасы гаскәрләре Сирт үзәгенә таба хәрәкәт итә
Либия Милли күчеш шурасы гаскәрләре Мөәммәр Каддафинең туган шәһәре Сиртны тулысынча диярлек басып алды.

Associated Press хәбәр иткәнчә, сугыш хәзер шәһәрнең үзәк мәйданында бара. Либиянең яңа хөкүмәте гаскәрләре көн дәвамында Каддафи яклы көчләрнең төп хәрби урыннарына һөҗүм ясады.

Җирле хастахәнә табиблары сүзләренә караганда Милли күчеш шурасы гаскәренең сигез сугышчылары һәлак булды, бер кеше яраланды.

Либиянең яңа хөкүмәте Сиртка бүгенге һөҗүм соңгысы булыр дип ышана.

Мөәммәр Каддафинең кайда булуы әлегә һаман билгеле түгел.
XS
SM
MD
LG