Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия яңа хакимияте көчләре Бәни-Вәлид һәм Сиртта уңышлы көрәшә


Сирт каласы өстендәге төтен
Сирт каласы өстендәге төтен
Либиядә Милли күчеш шурасының гаскәрләре Мөәммәр Каддафи тарафдарлары белән сугышып Сирттагы университетны кире кайтарды.
Университет Каддафи көчләренең шәһәрдәге төп ныгытмасы санала.

Яңа хакимият вәкилләре сүзләренә караганда, якын көннәрдә Сирт тулысынча алар кулына күчәчәк. Бүген шулай ук Каддафигә каршы көрәшкән гаскәрләр Бәни-Вәлид шәһәрендә дошман кулында калган һава алынын яулап алдылар.

Милли күчеш шурасының җитәкчелеге яңа хакимиятнең тулы җиңүе турында Сирт яуланып алганнан соң гына сүз алып барырга мөмкин, дип саный. Чөнки шушы вакытта илнең барлык һава аланнары һәм диңгез портлары яңа хакимият контролендә булачак.

Каддафинең кайда булуы исә әлегә билгеле түгел.
XS
SM
MD
LG