Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иммигрантларның хыялы Калифорниядә тормышка ашачак


Калифорния губернаторы Джерри Браун
Калифорния губернаторы Джерри Браун
Калифорниядәге канунсыз иммигрантларны югары уку йортларында укыту өчен казнадан акча бүленеп биреләчәк. Моны раслаган канунны Калифорния штаты губернаторы Джерри Браун имзалады.

Әлеге канунны инде күпләр "California Dream Act", ягъни “Калифорния хыялы кануны” дип атый башлады. Аны яклаучылар фикеренчә, канун иммигрантлар арасындагы талантлы студентларга ярдәм итәчәк. Ә алар, үз чиратында, укып чыккач, штат икътисадының үсеше өчен эшлиячәк.

Моңа каршы чыгучылар исә – ә алар арасында Калифорниянең элекке губернаторы Арнольд Шварценеггер – канун легаль булмаган иммигрантларның күбәюенә китерәчәк, дип саный.
XS
SM
MD
LG