Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә хакимият көчләре үтергән кешеләрне җирләделәр


Сүриядәге протест чарасыннан бер күренеш
Сүриядәге протест чарасыннан бер күренеш
Сүриянең Әл-Камышлы шәһәрендә иминлек көчләре тарафыннан үтерелгән биш кешене җирләделәр. Хәрбиләр кичә көрд оппозициясенең башлыгы Мәшагаль Тамуның җеназасына җыелганнарга ут ачты.

Протест чарасына әйләнгән җеназада 50 мең кеше катнашты. Алар Сүриянең хәзерге президенты Бәшәр Асадны хакимияттән китүен таләп итте.

Таму җомга көнне үз өендә билгесез кешеләр тарфыннан атып үтерелде. Аның үлемен дөнья җәмәгатьчелеге кискен тәнкыйтьләде.

Европа шәһәрләрендә Сүрия илчелекләре каршында протест чаралары үтте. Берлинда исә 30-га якын кеше илчелек бинасына бәреп керә алды. Полиция килеп җиткәч кенә, алар бинадан чыгып китте. Беркем дә зарар күрмәде.
XS
SM
MD
LG