Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хәрбиләре фатирлар таләп итә


Русия хәрбиләренең протест чарасыннан бер күренеш
Русия хәрбиләренең протест чарасыннан бер күренеш
Мәскәү үзәгендә Саклану министрлыгы каршында хәрбиләр протест чарасын үткәрде. Алар түрәләрдән вәгъдә ителгән фатирларны таләп итте.

«Фатирсыз хәрбиләрнең чатырлар шәһәрчеге» исемле чара хакимиятләр тарафыннан рөхсәт ителгән иде. Аның урынын полиция хезмәткәрләре уратып алды. Ләкин чатырларны урнаштырырга мөмкинлек булмады – тротуар өстендәге кирпечләр алдан сүтеп алынган иде. Чарада катнашучыларга плакатлар тотып шигарьләр кычкырырга гына калды.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Русиядә 60 мең хәрби офицер фатирсыз яши. Ләкин чарада катнашучылар белдерүенчә, әлеге сан 200 меңгә җитә.
XS
SM
MD
LG