Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексанян соңгы интервьюсында хакимиятләрнең басымына зарланды


Василий Алексанян
Василий Алексанян
Узган атнада вафат булган ЮКОС нефть ширкәтенең вице-президенты Василий Алексанян соңгы тапкыр журналистлар белән очрашканда аңа каршы ачылган җинаять эшенең ябылуына карамастан хакимиятләр аңа басым ясавын дәвам итте, дип белдерде.

The New Times гәҗитенә биргән интервьюсында Алексанян хакимиятләр якыннарын, аңа ярдәм итәргә теләгән һәрбер кешене – ата-анасын, табипларны, машина йөртүчесен – куркыта иде. Алексанянны “кармакта тотар өчен” җинаять эше ябылса да, аның мөлкәтенең тоткарлануы дәвам ителде.

Алексанянны 2006 елда финанс җинаятьләрдә гаепләп кулга алдылар. Берничә елны ул тикшерү изоляторында үткәрде. 2008 елда нык авырган Алексанянны 50 миллион сум акча бәрәбәренә төрмәдән чыгаралар. Узган елны исә аңа каршы ачылган җинаять эше мөддәте чыкканлыктан ябылды.
XS
SM
MD
LG