Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Беларус һәм Иранга чикләүләрне кырыслата


Европа Берлеге Беларус түрәләренә чикләүләрне арттыра. Бу илдәге кеше хокуклары бозылганы өчен һәм оппозициягә каршы репрессияләр дәвам иткәне өчен эшләнә.

Әлеге карарны Люксембургтагы очрашуда Европа берлеге Тышкы эшләр министрлары кабул итте.

192 кешедән торган исемлеккә 16 кеше өстәлде. Аларның Европа илләрендәге хисаплары туңдырылды. Европа Берлеге әлеге түрәләргә шулай ук визалар бирмәячәк.

Иран рәсмиләре өчен исә «кара исемлек» ике тапкырга киңәйтелгән – 32-дән 62 кешегә кадәр.

Министрлар шулай ук Европа Берлегенең Украина экс-премьеры мәхкәме эше турында фикер алыша. Юлия Тимошенкога хөкем карары иртәгә игълан ителә башлаячак. Моңарчы Европа Берлеге Украина оппозициясе башлыгының эзәрлекләнүе турында күп тапкырлар борчылуын белдергән булган.
XS
SM
MD
LG