Accessibility links

Төзәтербез микән ялгышларны алда бер?


Нәкъ 20 ел элек. 1991 елның октябре. Хәтер көне. Кулларда “Татарстанга тулы бәйсезлек!” шигарләре
Нәкъ 20 ел элек. 1991 елның октябре. Хәтер көне. Кулларда “Татарстанга тулы бәйсезлек!” шигарләре

Татар милли хәрәкәтенең соңгы 20 елдагы эшчәнлегенә, ирешкән нәтиҗәләренә күз салсак, тоташы белән ялгышлар, саташулар, провокацияләр һәм алданулар, барлык пунктлар буенча бары тик җиңелүләр күрербез.

Шул ук вакытта, татар халкының үз эченнән ул “хәрәкәт”кә карата бернинди анализ, бернинди тәнкыйть юк, иске ялгышларны төзәтергә омтылу түгел, һичьюгы, аларның булуын тану да юк.

Моңарчы кемнәр халыкны ничек теләсә шулай алдалап, үз шәхси афераларында аннан ничек рәхәтләнеп файдаланса, хәзер дә шуны ук дәвам итә. Татар теленең, мәдәниятенең тәмам юкка чыгу билгеләре инде иң беркатлы ахмакка да ачык күренмәле, иң караңгы авылларга да бөтен афәте белән килеп җитте, ә тегеләр һаман да “Тулы бәйсезлек!”, “Ислам дәүләте!”, “Сөргендәге Татар хөкүмәте!” кебек лозунгларын шалтыратып, халыкның гади һәм беркатлы өлешен, бигрәк тә яшьләрне, туры юлдан адаштыру эшчәнлеген алга сөрә бирә.

Шуннан чыгып, татар халкының милли яңарыш хәрәкәтен кабаттан дөрес юлга кайтару юлында иң төп һәм иң катгый булган берничә юнәлешне ассызыклап күрсәтергә телим.

♦ “Тулы бәйсезлек!” сыман шалтыравык, реаль эчтәлексез, актуаль булмаган лозунгларны көн тәртибеннән алырга. Дәүләт төзелеше һәм сәяси режимнар нинди булуга карамастан, без үз алдыбызга иң беренче максат итеп татар халкын, аның телен һәм мәдәниятен коткару чараларын куярга тиешбез.

Бүгенге көндә татар иле Русия составында, аны исә ничек тә булса реформалау планнары беркемнең төшенә дә керми, милли-мәдәни яңарыш белән менә шундый шартларны реаль кабул итеп, бик нык исәпкә алып шөгыльләнергә кирәк. Ә түгел ниндидер аферистларның “сөргендәге хөкүмәт”е килеп җиткәнне көтеп, бүгенге бөтен тормышыбызга үзебез үк, күрәләтә, ахмакларча саботаж ясап утырырга.

Татар халкы моңарчы да инде 460 ел бүгенгегә охшаш сәяси шартларда яшәгән, әмма бервакытта да бу кадәр үк бетү чигенә терәлмәгән.

♦ Милли яңарыш хәрәкәте бүтән төрле сәяси, иҗтимагый, дини хәрәкәтләрдән аерым, автоном булырга тиеш.

♦ Татарлык, татар яңарышы өчен көрәш һәм иҗтиһат аерым кешеләрнең демократ яисә коммунист, реформатор яисә революционер булуына бәйле булмасын. Татар милләтеннән булган кеше берүк вакытта мөселман яисә христиан, яисә атеист булырга мөмкин: аның милли-мәдәни карашларына һәм эшчәнлегенә дин берничек тә катыштырылмасын. Милли хәрәкәт оешмалары һәм активистлары халыкны нинди дә булса дингә чукындыру белән шөгыльләнмәсен, эш программаларына динне бөтенләй кертмәсен.

Чөнки “дини мәсьәлә”не “милли мәсьәлә”гә болгату милләтнең бөтенлегенә җимергеч йогынты ясый. Мисалларын һәм аяныч нәтиҗәләрен соңгы дәверләрдә инде күп күрдек.

♦ Татар халкының бүтән халыкларда бернинди үче юк, ул үзенә генә бернинди өстенлекләр дауламый, беркемне дә “сортларга бүлми”, “кысрыкламый”, “бәреп төшерми”, шуңа күрә яңартылган милли хәрәкәттә актив катнашу һәр шундый активистның ачык рәвештә горурланып күрсәтә торган сыйфатына әверелергә тиеш.

Ниндидер ярым-хулиган “урамчылар” түгел, ә зур-зур җитәкчеләр, депутатлар, язучылар һәм артистлар да “Мин – татар милли хәрәкәтчесе” дип белдерә торган булсын иде бу хәрәкәт.

♦ Милли яңарыш – бер татарларның гына эше түгел, бу Идел-Урал регионындагы барча халыкларның изге максаты булып тора. Шуңа күрә, төрле халыкларның милли хәрәкәтләрен берләштерү юлларын эзләргә кирәк. Ә моның өчен иң башта “башкиризм”, “татаризм”, “булгаризм” кебек коткычыл һәм корткыч тармакларны себереп атарга кирәк.

♦ Безнең милләтләр Идел-Урал регионындагы халыкны “татарлаштыру” (яисә “башкортлаштыру” һ.б.), яисә башкалардан аерымлану, бүленеп яшәү максатлары куймый. Киләчәккә юнәлтелгән иң төп стратегик максатыбыз – реаль икетеллелеккә ирешү. Татарстанда яшәүче һәр кеше, әйтик, рус һәм татар телләрен тигез дәрәҗәдә белсен. Кайчандыр, 150-300 еллар элек нәкъ шулай булган да бит.

♦ Әмма татар милли азатлык хәрәкәтен яңарту моңарчы булган һәм хурлыклы рәвештә тәмам череп таркалган “милли хәрәкәт”нең элекке ялгышларына туздыргыч бәя бирүдән, аның әле дә булса ялган активлык күрсәтеп килгән “лидерларын” лаеклы “тамгалап” ялга озатудан башка мөмкин түгел. Эшне шуннан башларга кирәк.

Милли хәрәкәтне яңарту аның үз эчендә фәкать татар телен генә кулланудан башка мөмкин түгел. Милли хәрәкәтнең актив әгъзаларыннан, бигрәк тә лидерларыннан югары милли мәдәниятлелек, зыялылык таләп итүдән башка да мөмкин түгел.

Татар милли хәрәкәтен алдагы 10-15 ел эчендә әле яңартып корырга соң түгел дип саныйм. Шул дәвер дә юкны бушка болгатып уздырылса, һаман да ниндидер уңай форсатлар көтеп утырылса, чын татарлар дөньяда бөтенләй калмас та.

Зөбәер Мифтахов
Чаллы
XS
SM
MD
LG