Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ратко Младич Һааг төрмәсеннән хастаханәгә озатылды


Ратко Младич Һааг мәхкәмәсендә
Ратко Младич Һааг мәхкәмәсендә
Босния сербларының элеккеге башлыгы Ратко Младич Һааг төрмәсеннән хастаханәгә күчерелде. Ул геноцид һәм башка җинаятьләрдә гаепләнә. Аның мәхкәмә эше әле дәвам итә.

Младичның Белград адвокаты сүзләренә караганда, элекке генералга үпкә ялкынсынуы диагнозы куелган.

Һаагтагы элекке Югославия халыкара трибуналында Младичның хастаханәгә озатылуын раслап аның чире турында әйтүдән баш тарттылар.

16 ел дәвамында качып яткан Младич Һааг трибуналына быел гына тапшырылды. 69 яшьлек элекке генерал сәламәтлеккә еш кына зарланды. Аның туганнары исә Младичның инсульт кичергәне турында әйткәннәр иде. Ләкин табиблар Младичның хәле аңа мәхкәмә эшләрендә катнашырга комачауламый, дигән карар чыгарды.
XS
SM
MD
LG