Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Кудринны барлык рәсми вазыйфаларыннан ала


Алексей Кудрин (с) һәм Дмитрий Медведев
Алексей Кудрин (с) һәм Дмитрий Медведев
Русия президенты Дмитрий Медведев элекке финанс министры Алексей Кудринны барлык рәсми вазыйфаларыннан китәргә чакырды.

Дәүләт башлыгы сүзчесе Наталья Тимакова белдерүенә күрә, кичә Медведев Кудрин белән шәхсән очрашканда элекке финанс министрының хәзер дәүләт хезмәткәре булмавы турында искәртте. Шуның өчен ул Кудриннан Финанс базарлары шурасы, Милли банклар шурасы һәм башка оешмалардагы вазыйфаларыннан китүен таләп итте. Медведев шулай ук бүген Кудринны хәрби-техник хезмәттәшлеге комиссиясендәге эшеннән алды.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Алексей Кудрин барлык рәсми вазыйфаларыннан азат ителүен үзе сораган иде.

Кудрин финанс министры вазыйфасыннан сентябрьдә алынды. Ул казна сәясәтендә Дмитрий Медведев белән килешмәвен белдергән иде.
XS
SM
MD
LG