Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимошенко акчасы Русия газын сатып алуга тотылачак


Юлия Тимошенко һәм аның гаиләсе
Юлия Тимошенко һәм аның гаиләсе
Юлия Тимошенко мәхкәмә карары нигезендә түләргә тиешле компенсация Русия газын сатып алу өчен тотылачак. Бу турыда бүген энергетика министры Юрий Бойко белдерде.

Кичә Киев мәхкәмәсе Тимошенконы Русия белән газ килешүләрен имзалаганда вәкаләтләре кысаларыннан чыгуда гаепләп 7 елга төрмәгә хөкем итте.

Украинаның элекке премьеры шулай ук «Нафтогаз Украины» нефть ширкәтенең 190 миллион доллар күләмендәге зыянын капларга тиеш.

АКШ, Европа Берлеге һәм халыкара оешмалар Тимошенконың хөкем ителүе белән канәгатьсезлек белдерде. Русия Тышкы эшләр министрлыгында исә мәхкәмә карарының «Русиягә каршы» булуы турында әйттеләр.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG