Accessibility links

чәршәмбе, 20 сентябрь 2017, Казан вакыты 08:55
АКШ-та 2009 елда Амстердам-Детройт очкычын шартлатырга омтылыш ясаган Нигерия ватандашын хөкем итәләр.

24 яшьлек Гомәр Фарук Габделмоталлабка җәмгысе 6 гаеп белдерелгән. Боларның барысы да мәхкәмәдә дәлилләнсә, ул гомерлек төрмә җәзасын алырга мөмкин.

Мәхкәмәнең беренче утырышында гаепләү ягы Габделмоталлаб шартлаткычны эчке киеменә яшереп очкычка керә алган, диде. Ул аны очыш вакытында хәрәкәткә китерергә уйлаган. Ләкин бомба нишләптер шартламады. Хөкем ителүче үзе исә барлык бу гаепләүләрне кире кага.

XS
SM
MD
LG