Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядәге ташкын 8 кешенең гомерен өзде


Төркиянең Анталия төбәгендә көчле ташкын вакытында хәбәрсез югалган 4 кешенең мәете табылды. Шулай итеп, афәттә һәлак булучылар саны 8-гә җитте.

Үлгән кешеләренең барысы да олы яшьтә. Хәбәр ителеүнчә, алар Анталия тауларыннан сил төшкән вакытта өйләреннән чыга алмаган. Су ташкыны берничә авылны басты. Зарар күргән төбәкләрдә коткару операциясе дәвам итә. Боралаклар су ташкыны нәтиҗәсендә аерылып калган авылларга азык-төлек ташый.

Төркиянең көньягында көчле яңгырлар инде өченче көн рәттән дәвам итә. Нәтиҗәдә яр буендагы берничә кунакханәне, дистәләрчә торак йортларны су баскан, элемтә челтәрләре өзелгән, һидро-электр станциясе буасы җимерелгән. Төбәктән йөзләрчә кеше башка урыннарга күчерелгән.
XS
SM
MD
LG