Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польшада 30 ел элек хәрби тәртип кертүдә гаепләнүчегә хөкем карары чыгарылды


Варшау мәхкәмәсе Польша халык республикасының элекке Дәүләт шурасы әгъзасы Эмиль Колодзейны вәкаләтләр кысаларыннан чыгуда гаеләде. Моның нәтиҗәсендә илдә 1981 елда хәрби тәртип кертелде.

Мәхкәмә карарында әйтелгәнчә, Дәүләт шурасы хәрби тәртип турындагы декретны Конституциягә каршы чыгып кабул итте. Ләкин әлеге җинаятьнең вакыты инде чыкканлыктан 94 яшьлек Колодзейга җәза бирелмәде. Колодзей үзен гаепле итеп санамый.

Хәрби тәртип турындагы мәхкәмә эшендә Дәүләт шурасының тагын берничә әгъзасы катнаша. Аларның берсе Польшаның элекке җитәчесе Войцех Ярузельский.

Польшада хәрби тәртип 1981 елның 12-13 декабрь төнендә “Бердәмлек” һөнәр ияләре берлеге оештырган эш ташлауларга җавап буларак кертелде. Ике елга сузылган хәрби тәртип нәтиҗәсендә илдә күпсанлы оппозиция вәкилләре кулга алынды, 100-гә якын кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG