Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә 6 Русия туристы юл казасында яраланды


Сидедә юл казасына очраган алты русияле туристны Анталия хастахәнәсенә урнаштырдылар. Ике хатын белән бер бала операцияләр кичерде.

Новосибирски туристлары кичә һава аланына барганда автобус йөртүчесе зур тизлектә йөк ташу машинасына бәрелә. Автобуста 18 кеше бар иде, аларның бишесе – балалар. Юл казасы светофорның бозык булуы белән бәйле булырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG