Accessibility links

якшәмбе, 19 ноябрь 2017, Казан вакыты 19:24
Украинада экс-премьер Юлия Тимошенкога каршы яңа җинаять эше кузгатылды. Бу турыда республика иминлек хезмәтенең Тикшерүләр идарәсендә белдерделәр.

Оешма вәкилләренең сүзләренә караганда, Тимошенко 1990 елларда «Украина бердәм энергетика системнары» корпорациясенең башлыгы булганда ширкәтнең Русия саклану министрлыгына 400 миллион долларлык бурычын Украина казнасына күчергән.

Мәхкәмә алды тикшерүләре хәзер дәвам итә.

11 октябрьдә Киев мәхкәмәсе Тимошенконы 7 елга төрмәгә хөкем итте. Экс-премьер 2009 елда Русия белән газ килешүләрен төзегәндә вәкаләтләр кысаларыннан чыгуда гаепләнеп «Нафтогаз Украины» ширкәтенә зыян китергәне өчен 200 миллион доллар түләргә мәҗбүр ителде.

XS
SM
MD
LG