Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядәге яңа бәрелешләр 19 кеше гомерен өзде


Сүриядә яңа бәрелешләр нәтиҗәсендә бер тәүлек эчендә ким дигәндә 19 кеше һәлак булды. Алар арасында баш күтәрүчеләр белән бергә хәрбиләр дә бар.

Британиядә эшләүче Сүрия хокук яклаучылары белдерүенчә, һәлак булганнарның күбесе илнең төньягындагы Банаш шәһәрендә табыла. Әлеге шәһәргә гыйсьнчыларны бастыру өчен авыр техника кертелгән иде.

Сүриянең Дәрга төбәгендә 7 хәрби һәлак булды. Аларны кораллы кешеләрнең бер төркеме утка тотты. Бү хәбәрләрне үзаллы чыганаклар ярдәмендә тикшерергә мөмкин түгел. Март аеннан башлап көнбатыш мәгълүмат чараларына Сүриядә эшләү тыела.

Бу атнада Европа Берлеге Сүриядән кан коюны туктатуны таләп итеп аңа каршы чикләүләрне тагын бер тапкыр кырыслатты. Ил валюта резервының шактый өлешен саклаган Сүрия дәүләт Сәүдә банкының активлары туңдырылды.
XS
SM
MD
LG