Accessibility links

Тимошенкога каршы тагын ике җинаять эше кузгатылырга мөмкин


Юлия Тимошенко
Юлия Тимошенко
Бу юлы Украина экс-премьерын казна акчасын башка максатларда куллануда гаепләргә җыеналар.

Республика Баш прокуратурасы белдергәнчә, җинаять эше турындагы карар «газ эше»нә апелляция каралгач кына кабул ителергә мөмкин.

11 октябрьдә Киев мәхкәмәсе Тимошенконы 7 елга төрмәгә хөкем итте. Экс-премьер 2009 елда Русия белән газ килешүләрен төзегәндә вәкаләтләр кысаларыннан чыгуда гаепләнеп «Нафтогаз Украины» ширкәтенә зыян китергәне өчен 200 миллион доллар түләргә мәҗбүр ителде.

Кичә исә Юлия Тимошенкога каршы тагын бер җинаять эше кузгатылды. Бу юлы аны дәүләт акчаларын туздырырга омтылыш ясаганы өчен хөкем итәләр. Экс-премьерны сораштыру киләсе атнада дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG