Accessibility links

Йәмәндә каршылык чарасында дүрт кеше һәлак булды


Йәмән башкаласы Санада хөкүмәт көчләре президент Гали Габдулла Салихның вазифадан китүен таләп итүче демонстрациячеләргә ут ачты. Дүрт кеше һәлак булды, 12 кеше яраланды.

Демонстрантларга ут ачуларны өй түбәсеннән снайперлар башкарганын әйтә күрүчеләр.

Каршы чыгучылар Күчеш мәйданыннан президент сараена таба йөреш уздырмакчы булган.

Кичә дә Санада иминлек көчләренең демонстрантларга ут ачуы нәтиҗәсендә ким дигәндә 12 кеше үлде.

Йәмәндә хөкүмәткә каршы демонстрацияләр февраль аеннан бирле дәвам итә. Рәсми саннарга караганда, президент Салих тарафдарлары белән аңа каршы чыгучылар арасындагы бәрелешләрдә меңьярымлап кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG