Accessibility links

Ярослауда “Локомотив” уенчыларын искә алу чаралары үтә


Бүген Ярослауның “Локомотив” хоккей такымы уенчылары һәм осталарының очкыч казасында һәлак булуына 40 көн тулды.

Ярослауның Успенский чиркәвенә казада һәлак булганнар рухына дога кылу чарасына 500ләп кеше килде. Алар арасында һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары, шулай ук Ярослауның җитәкчләре бар иде.

“Локомотив” җанатанлары исә “Арена-2000” спорткомплексына Юрий Башмет, Игорь Бутман һәм Владимир Минин хоры катнашындагы хәйрия концертына җыелды. Әлеге акчаларны һәлакәткә очраганнарның гаиләләренә ярдәм итү фондына җибәрүне күздә тоталар.

Дүшәмбе көнне Ушинский исемендәге педагогика университеты янында “Локомотив” уенчылары һәм осталары истәлегенә бакча булдырылачак.

Як-42 очкычы 7 сентябрьдә Ярослауның Туноша һава аланыннан ерак түгел һәлакәткә очрап, 44 кеше үлде. Барлыгы очкычта 45 кеше иде.
XS
SM
MD
LG