Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә “Зәңгәр чиләкләр” ике бәйрәм чарасын уздырды


Мәскәүдә “Зәңгәр чиләкләр җәмгыяте” активистлары хакимият тарафыннан рөхсәт ителгән ике чара уздырды. Бу көнне җәмгыятьнең оешуына ел ярым булды.

Җәмгыятьнең координаторы Петр Шкуматов безнең радиобызга белдерүенчә, беренче чара академик Сахаров урамында булган, аннары активистлар оешкан рәвештә Кутузов проспектындагы Бородинская панорама бинасына таба юл алган.

Чараларда 70ләп кеше һәм 30 машина катнашкан. “Зәңгәр чиләкләр җәмгыяте” махсус сигналлы түрәләрнең машиналарына юлларда өстенлек бирелүгә каршы көрәшә.
XS
SM
MD
LG