Accessibility links

Сүриянең Забадани шәһәренә гаскәрләр кертелгән


Сүриядә Лүбнән белән чиктәш булган Забадани курорт шәһәренә меңнәрчә армия гаскәрләре кертелгән. Алдагы көнне бу районда оппозиция ягына күчкән хәрбиләр һәм хөкүмәт армиясе арасында кырыс бәрелешләр барды.

Соңгы вакытта каршылык чараларын бастырырга чыгарылган хәрбиләрнең демонстрантлар ягына күчүе ешрак кабатлана башлады. БМО мәгълүматларына караганда, Сүриядә президент Бәшәр Әсадның китүен таләп иткән протест чараларында ким дигәндә өч мең кеше үлгән.

Бүген Каһирәдә Гарәп дәүләтләре лигасы саклану министрларының очрашуы уза. Алар Әсад режимының оппозицияне бастыру өчен кулланылган кырыс чаралары сәбәпле, Сүриянең бу халыкара оешмадан әгъзалыгын алу турында сөйләшә. Лигага кергән күп кенә илләр, шул исәптән Согуд Гарәбстаны да инде Дәмәшктән үз илчеләрен чакыртты
XS
SM
MD
LG