Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Украина президентлары очрашуында “Тимошенко эше” каралмаган


Сишәмбе Донецкида булачак Русия һәм Украина президентлары очрашуында “Тимошенко эше” каралмаган.

Украина хөкүмәтенең элекке башлыгы Юлия Тимошенко, 2009 елда Русия белән газ килешүләрен имзалаганда вәкаләте кысаларыннан чыгуда гаепләнеп, җиде елга төрмәгә ябылган иде.

Русия президенты ярдәмчесе Сергей Приходько, Медведев белән Янукович энергетика сорауларын тикшерәчәк, диде. Әгәр Украина ягы кызыксыну белдерсә, Беларус, Казакъстан һәм Русия таможня берлеген оештыру темасы да күтәреләчәк.

Медведев һәм Янукович Русия һәм Украина төбәк ара икътисад форумында катнаша һәм аның кысаларында килешүләр дә имзаланыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG