Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең төньяк-көнбатышында бәрелешләрдә 17 кеше яраланды


Сүриянең төньяк-көнбатышындагы Хәссә шәһәрендә хөкүмәт гаскәрләре һәм оппозиция ягына күчкән хәрбиләр арасында булган бәрелешләрдә 17 кеше яраланды. Бу хакта оппозиция активистлары хәбәр итә. Шулай ук Җәбәл әз-Зәвия шәһәрендә дә бәрелешләр булды.

Сүриядәге вәзгыять кичә Каһирәдә Гарәп дәүләтләре лигасы кергән илләрнең тышкы эшләр министрлары киңәшмәсендә дә күтәрелде. Анда катнашучылар 15 көн эчендә Сүрия хөкүмәтен һәм оппозицияне килешү сөйләшүләрен башларга чакырды.

БМО-дагы мәгълүматларга караганда, Сүриядә җиде ай эчендә өч меңнән артык кеше һәлак булган. Бу илдә февраль аеннан бирле президент Бәшәр Әсадның хакимияттән китүен таләп итеп халык күтәрелешләре дәвам итә.
XS
SM
MD
LG