Accessibility links

пәнҗешәмбе, 25 май 2017, Казан вакыты 19:32
Үрдүн патшасы Абдулла II БМО Халыкара мәхкәмәсе хөкемдары Аун Хәсәүнехны илнең премьер-министры итеп билгеләде һәм аннан сәяси реформалар үткәрүне сорады.

60 яшьлек Хәсәүнех моңа кадәр хөкүмәт башлыгы булган Маруф әл-Бакитны алыштырачак. Ил парламенты кичә аңа каршы тавыш бирде. Ул сәяси реформаларга каршы иде. Әл-Бакит белән бергә тышкы күзләү идарәсе башлыгы да вазыйфасыннан алынды.

Үрдүндә менә берничә ай инде һәр якшәмбе икътисади һәм сәяси реформалар таләбе белән демонстрацияләр үтә. Патша берничә тапкыр бу чараларда катнашучыларга теләктәшлек белдерде.

XS
SM
MD
LG