Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гилад Шалит: иреккә чыгуым солых урнаштыруга ярдәм итәчәк [видео]


Израил хәрбие Гилад Шалит иреккә чыгарылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:23 0:00

Фәләстиннәр Израил капралы Гилад Шалитны Мисырга тапшырды. Бу турыда Газзә сызыгындагы ХАМАС төркеме башлыгы Мәхмүд Заһар белдерде. Аның сүзләренә караганда, хамасчылар капралны фәләстин тоткыннарын азат итү бәрабәренә чыгарган.

Фәләстиннәр Израил капралы Гилад Шалитны Мисырга тапшырды. Бу турыда Газзә сызыгындагы ХАМАС төркеме башлыгы Мәхмүд Заһар белдерде. Аның сүзләренә караганда, хамасчылар капралны фәләстин тоткыннарын азат итү бәрабәренә чыгарды. Бу килешүдә арадашчы вазыйфасын Мисыр башкара, хәбәр итә Associated Press агентлыгы.

Әлеге вакытта Израил Гилад Шалитның азат ителгәне өчен Мисырга 477 фәләстин тоткынын тапшыра. Гомумән алганда, иреккә 1027 фәләстин чыгарылачак.

Шалит аның фәләстин тоткыннарына алмашынуы Израил һәм Фәләстин арасында солых урнашуына ярдәм итәр дип өметләнә. Бу турыда ул Мисыр телевидениесенә биргән беренче интервьюсында сөйләде.

Гилад Шалит фәләстиннәр әсирлегендә 5 ел дәвамында калды.
XS
SM
MD
LG