Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина һәм Русия президентлары очрашуында тагын газ мәсьәләсе күтәрелде


Дмитрий Медведев Виктор Янукович белән Донецкидә очраша
Дмитрий Медведев Виктор Янукович белән Донецкидә очраша
Донецкидә Украина һәм Русия президентлары Виктор Янукович һәм Дмитрий Медведев очрашуы узды. Көн тәртибендә – энергетика мәсьәләләре, инвестиция һәм һуманитар хезмәттәшлек, декабрьдә Мәскәүдә узачак Бәйсез дәүләтләр берлеге саммиты.

Билгеле булганча, Украина Русиядән газ бәясен төшерүне тели. Бүгенге очрашуда да әлеге мәсьәлә кузгатылды. Газ сөйләшүләренең нәтиҗәсе турында Янукович якын көннәрдә хәбәр ителәчәге турында белдерде.

Шу ук вакытта, президентларның Донецкидагы очрашуында Украина экс-премьеры Юлия Тимошенконың хөкем ителү карары турында сүз булмады.

Икеяклы сөйләшүләрдән соң ил башлыклары Русия-Украина төбәкара икътисади форумында катнашты. Анда уннан артык килешү имзаланды.
XS
SM
MD
LG