Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бердәм Русиягә" Дума сайлауларында катнашу рөхсәте бирелде


Русия Үзәк сайлау комиссиясе “Бердәм Русия” фиркасенең сайлау алды исемлеген теркәде. 597 фамилияләрдән торган исемлекнең башында – Русия президенты Дмитрий Медведев. Илбашы бүген шәхсән Узәк сайлау комиссиясенә килеп депутатлыкка намзәт булу таныклыгын алды.

Шулай итеп, парламент фиркаләренең барысы да (“Бердәм Русия”, “Гадел Русия”, ЛДПР, КПРФ) 4 декабрьдә узачак Дәүләт думасы сайлауларында катнашу рөхсәтен алды.

Хәзер инде Сайлау комиссиясе алдында “Яблоко” һәм "Правое дело" фиркаләре тәкъдим иткән исемлекләрне тикшерү тора.
XS
SM
MD
LG