Accessibility links

Кайнар хәбәр

Греция халкы яңадан урамнарга чыкты


Афиннарның үзәк Синтагма мәйданында 70 000-нән артык кеше җыелды
Афиннарның үзәк Синтагма мәйданында 70 000-нән артык кеше җыелды
Греция башкаласы Афиннардагы хакимиятнең кырыс экономия чараларына каршы урам җыеннары чулышларга әйләнде. Демонстрантлар полиция хезмәткәрләренә ташлар һәм яндыргыч шешәләр атты. Тәртип бозучыларны күз яше чыгаручы газ белән тынычландырырга тырыштылар. Афиннарның үзәк Синтагма мәйданына 70 000-нән артык кеше җыелды.

Бүген шулай ук ике көн дәвам итәчәк гомуми эш ташлау игълан ителде. Илдә җәмәгать транспорты, хөкүмәт оешмалары, банклар, хастаханәләр, мәктәпләр, кибетләр эшләми.

Грециянең ике эре һөнәр берлеге дәүләт чыгымнарын кыскарту турындагы канунны кабул ителүенә каршы чыга. Әлеге канунны иртәгә парламент караячак. Хакимият аны кабул итәргә мәҗбүр. Халыкара финанс ярдәмен алу өчен Греция казна дефицитын нык кыскартырга тиеш. Моны хөкүмәт социаль чыгымнарын киметү һәм салымнарны арттыру ярдәмендә эшләргә ниятләнә.

Греция премьер-министры Георгий Папандреу илдәге вазгыятьне хәрби шартлар белән чагыштырды.
XS
SM
MD
LG