Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Булгария» һәлакәтендә батып баручыларга ярдәм итмәгән капитанның гаебе дәлилләнде


Русия Тикшерү комитеты "Дунайский-66" буксирының капитаны Александр Егоровка каршы кузгатылган җинаять эшен тикшерүне тәмамлады. Капитан «Булгария» корабы һәлакәте вакытында батып баручы кешеләргә ярдәм итмәгәне өчен гаепләнә.

Капитан үзе исә көймәнең юлчыларына ярдәм итә алмаганы турында сөйли. Буксир батып баручылар янына якынлашкан булса, аның ике баржасы юлчыларның салларын батырган булыр иде, диде ул. Буксирның озынлыгы 270 метр, ә аңа хәрәкәтен туктату өчен 2 чакрымлык юл узарга кирәк икән.

Ләкин Тикшерү комитеты белдерүенчә, капитан гаебен күрсәткән дәлилләр җитәрлек күләмдә җыелган. Хәзер Егоровка каршы хөкем карары әзерләнә. Әгәр мәхкәмә аны кабул итсә, капитан 2 елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

«Булгария» корабы 10 июль көнне көчле давыл вакытында батты. Көймәде 201 кеше бар иде. Аларның 122-се һәлак булды, 79 кеше генә исән калды.
XS
SM
MD
LG