Accessibility links

АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон игълан ителмәгән эш сәфәре белән Әфганстанга килде. Бүген аның президент Хәмид Карзай, илнең башка җитәкчеләре һәм җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуы көтелә.

Клинтон Әфганстанга каршы якларны бер-берсенә якынайту максаты белән килде Илдә вазгыять экс-президент Борһанетдин Раббани вафатыннан соң кискенләшкән иде.

Клинтон шулай ук Әфганстан җитәкчелеге белән иминлек килешүен тикшерергә ниятли. Әлеге килешү Әфганстаннан Америка гаскәрләре тулысынча чыгарылгач, ике илнең мөнәсәбәтләренең нигезен тәшкил итәчәк.

XS
SM
MD
LG