Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грециядә протест чаралары икенче көн дәвам итә


Меңнәрчә кеше бүген Афинда Греция парламенты каршысында җыелды
Меңнәрчә кеше бүген Афинда Греция парламенты каршысында җыелды
Грециядә бүген гомум эш ташлауның икенче көне. Халык хакимиятнең кырыс эконономия чараларына ризасызлык белдерә.

Кичә әлеге чараларны хуплаган канун проекты парламентта карала башлады. Бүген аның кабул ителүе көтелә. Югыйсә, дефолт куркынычы янаган Греция халыкара финанс ярдәменең чираттагы өлешен алмаска мөмкин.

Яңа канун нигезендә казна чыгымнарының - шул исәптән эш хаклары һәм пенсияләрнең - кинәт кыскартылуы көтелә.

Эш ташлау һәм протест чараларының беренче көне Афинда чуалышлар белән тәмамланды. Бәрелешләрдә 45 кеше яраланды. Алар арасында демонстрантлар һәм полиция хезмәткәрләре бар. 5 кеше тоткарланды.

Протест чараларында Грециянең төрле шәһәрләрендә 125 мең кеше катнашкан.
XS
SM
MD
LG