Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Пакстанны Әфганстанга ярдәм итәргә чакыра


Һиллари Клинтон
Һиллари Клинтон
АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Пакстан җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, аларны илнең төньяк-көнбатышта кораллы сугышчыларга каршы сугышны көчәйтергә һәм күрше Әфганстанга ярдәм итәргә чакырды.

Бу турыда Клинтон Әфганстанда сөйләде. Ул Кабулга кичә алдан игълан ителмәгән эш сәфәре белән килгән иде. Клинтон сүзләренә караганда, Пакстан Әфганстанга өч мәсьәләдә булышырга тиеш – «көрәшүдә, сөйләшүләр алып баруда һәм төзелеш эшләрендә».

Шул ук вакытта АКШ Һаккани төркеменә каршы берьяклы көрәш алып барырга мөмкин, диде Клинтон.

Әфганстаннан Һиллари Клинтон нәкъ менә Пакстанга барырга җыена. Анда ул алда әйтелгән мәсьәләләрне күтәрергә ниятли.
XS
SM
MD
LG