Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон: Пакстан Әфганстанга ярдәм итәчәк


Һиллари Клинтон Пакстанда очрашулар үткәрә
Һиллари Клинтон Пакстанда очрашулар үткәрә
Исламабад Әфганстанда тынычлык урнаштырырга ярдәм итәчәк. Бу турыда Пакстанга эш сәфәре белән килгән АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон белдерде.

Клинтон ил хакимияте талибларның Пакстанга качып сыенуларына каршы тәвәккәл адымнар ясар дип өметләнә. Бу турыда ул ил җитәкчелеге белән очрашкач әйтте.

Көчле Пакстан – төбәктәге тотрыклылыкның хәлиткеч факторы, диде Клинтон.

АКШ Дәүләт секретаре Исламабадка Кабулдан килде. Кичә ул анда Әфганстан җитәкчелеге белән очрашты.
XS
SM
MD
LG