Мөәммәр Каддафи улларының берсе Сәйф Әл-Ислам яңа хакимиятләр кулына күчкән Сирт шәһәреннән качып китә алды. Милли күчеш шурасы вәкилләре Reuters агентлыгына әйтүенчә, ул хәзер өч машинадан торган автоколоннада Нигер чигенә таба хәрәкәт итә.
БМО-ның кеше хокуклары оешмасы Мөәммәр Каддафи һәм аның улы Мөгътәсимнең үлемен ныклап тикшерү кирәклеге турында белдерде. Милли күчеш шурасында алар атышларда яраланып һәлак булды дип әйтәләр.
Ләкин “Әл-Гарәбия” телеканалы мәгълүматларына күрә, Мөәммәр Каддафи кулга алынгач терәп атып үтерелгән. Бу турыда телеканалга соңыннан Каддафи гәүдәсен тикшергән табиб белдерде.