Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Төркиягә көрд сугышчыларына каршы көрәшүдә ярдәм итәчәк


Әхмәд Давытуглы (с) һәм Гали Әкбәр Салихи
Әхмәд Давытуглы (с) һәм Гали Әкбәр Салихи
Көрд сугышчыларына каршы көрәшүдә Төркиягә Иран ярдәм итәргә әзер. Бу өлкәдә хезмәттәшлек турындагы килешүгә бүген Әнкарада ике илнең тышкы эшләр министрлары - Әхмәд Давытуглы һәм Гали Әкбәр Салихи - кул куйды.

Иран ярдәменең нәрсәдән гыйбарәт булуы турында әлегә әйтелми

Бүген Төньяк Гыйракта 10 меңгә якын төрек гаскәре очкычлар ярдәмендә көрд сугышчыларының ныгытмаларын тар-мар итүен дәвам итә.

Алар атна башында Төркиянең көньяк-көнчыгыш чиген узып төрек хәрбиләренә һөҗүм итте. Нәтиҗәдә 24 хәрби һәлак була, 16 кеше яралана.
XS
SM
MD
LG