Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия тышкы эшләр министрлыгы АКШ түрәләренең “кара исемлеген” раслады


Русия тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, илдә күрергә теләмәгән АКШ кешеләренең исемлеге расланган.

Анда һуманитар өлкәдәге яңгырашлы җинаятьләргә кагылышы булган “югары дәрәҗәдәге түрәләр” керә.

Алдагы көнне Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Кушма Штатларның “Магнитский исемлеге” булдыруын Русиянең эчке эшләренә тыкшынырга тырышуы буларак бәяләде һәм моңа шундый ук җавап кайтарачагын вәгъдә итте.

Салымнардан качу гаепләве белән изоляторга ябылган һәм 11 ай сак астында булган Магнитский 2009 елның ноябрендә үлде. Авыруга вакытында табиб ярдәме күрсәтмәү гаепләве белән җинаять эше ачылды.
XS
SM
MD
LG