Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә Русия файдасына шымчылык итүдә шикләнелүче гаилә тоткарланган


Германиядә Русия файдасына шымчылык итүдә шикләнелүче ирле-хатынлы гаилә тоткарлануы турында белдерелде. Кулга алынучыларның икесе дә гаепләрен кире кага, әмма тоткарлану вакытында хатынның кодлаштырылган элемтә белән махсус телефоннан сөйләшүе билгеле. Тикшерүне Германия федераль прокуратурасы алып бара.

Германиядәге радиобызның хәбәрчесе Юрий Векслер белдерүенчә, “Шпигель” һәм “Штерн” журналлары бу ирле-хатынлы кешеләрне инде 20 елдан артык Германиядәге Русия күзләү хезмәтенең актив шымчылары булуын яза.
Аларның нинди мәгълүмат эзләве әлегә билгеле түгел.

Кулга алынучыларның икесендә дә Австрия паспортлары. Ир кеше – Аргентинада, ә хатыны – Перуда туганы язылган. Әмма әлеге илләр бу мәгълүматларны расламаган.

Тикшерүчеләр тоткарланучылар үз шымчылык эшләрен инде советлар заманындагы КГБ вакытында ук башлаган дип исәпли. Көнбатыш Германиягә алар 1988 елда килгән.
XS
SM
MD
LG