Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиллари Клинтон Ташкентта иминлек һәм кеше хокуклары турында сүз алып барачак


Кушма Штатлар Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Үзбәкстан башкаласы Ташкентка килде. Ул анда ил президенты белән иминлек өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында сөйләшер дип көтелә. Аеруча да бу Әфганстанга кагыла. Шулай ук Үзбәкстандагы кеше хокуклары темасы да күтәреләчәк.

Ташкентка Клинтон күрше Таҗикстаннан килде. Анда АКШ Дәүләт секретаре җирле гражданнар активистлары белән кеше хокуклары турында сөйләште. Клинтон Таҗикстандагы дин һәм намус иреген яклавын әйтте. Ил җитәкчесе белән сөйләшүдә ислам экстремизмы һәм контрабанда белән көрәш проблемнары тикшерелде.

Элегрәк Клинтон Әфганстан һәм Пакыстанда булды.
XS
SM
MD
LG