Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү үзәгендә хакимияткә каршы митинг узды


Шимбә көнне Мәскәүдә гомум каршылык чарасы үтте. "Хакимият фиркасе һәм аның куштаннарына каршы" дигән шигар белән үткәрелгән митингта җәмәгать активистлары, экологлар, хокук яклаучылар, сәясәтчеләр катнашты һәм чыгыш ясады.

Чарада катнашучылар сайлаучыларга: "Бу хакимияткә нокта куй!" дигән өндәмә белән мөрәҗәгать итте. Алар сайлауда барлык партияләргә дә каршы тавыш бирергә чакырды, чөнки әлеге сайлауны ирексез дип саный.

Митингта барлыгы ике меңнән артык кеше катнашты. Алар Мәскәүдән генә түгел, ә Русиянең башка төбәкләреннән дә килгән иде. Мондый митингларны 4 декабрь – Дәүләт Думасына сайлауга кадәр уздырырга килешенде.
XS
SM
MD
LG