Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда Михаил Ходорковкскийны яклап чаралар башлана


Дөньяның бик күп илләрендә ЮКОСның элекке башлыгы Михаил Ходорковскийның төрмәдә утыруына сигез ел тулу уңаеннан аны яклау чаралары башлана.

Алар атна буе дәвам итәчәк. Беренчесе бүген Лондонда уза.

Чаралар “Мин Ходорковскийны яклыйм, чөнки мин демократияне яклыйм!”, “8 ел төрмә - 8 Русия хакимиятенә хурлык!”, “Без каршы! Без чигенмәячәкбез!” дигән шигарләр белән уза.

Оештыручылар сүзләренчә, дөньяның төрле илләрендә ЮКОСның элекке җитәкчеләре Михаил Ходорковский һәм Платон Лебедевны яклап меңнәрчә кеше митингларга чыгачак.

Михаил Ходорковский 2003 елның 25 октябрендә Новосибирскида кулга алынды.
XS
SM
MD
LG