Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарстанда президент сайлавы уза


Бүген Болгарстанда президент сайлавы уза. Анда катнашу өчен җиде миллионга якын сайлаучы теркәлгән. Сайлау барышын халыкара күзәтүчеләр карый.

Президент вазифасына төп дәгъва кылучылар булып “Халыклар Болгарстанның Европача үсеше өчен” партия вәкиле Росен Плевнелиев, социалистлар фиркасеннән намзәт Ивайло Калфин һәм элекке еврокомиссар, бәйсез намзәт Меглена Кунева тора.

Җәмәгатьчелек фикерен белешүгә караганда халыкның 30%нан артыгы Росен Плевнелиевны яклый, шуңа аның җиңү мөмкинлекләре күбрәк дип исәпләнә.

Әгәр намзәтләрнең берсе дә сайлаучыларның яртысының тавышын казана алмаса, бер атнадан соң тавыш бирүнең икенче туры узачак.

Шулай ук бүген Болгарстанның җирле хакимият башлыклары сайлавы да үтә.
XS
SM
MD
LG