Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә көчле җир тетрәү булды


Төркиянең көнчыгышында көчле җир тетрәү булды.

Иран чигеннән 100 чакрымдарак Ван вилаятеннән ерак түгел җир тетрәү җиде дәрәҗәдән югарырак булган.

Шәһәрдә берничә бина ишелгәне хәбәр ителә. Ван вилаяте хакимияте вәкилләре үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр булуын әйтә. Хәзер коткару эшләре бара.

Җир тетрәү шулай ук күрше Әрмәнстанда да сизелгән. Алар Төркия чигендәге Гюмри шәһәрендә һәм башкала Ереванда булган. Корбаннар турында хәбәрләр юк.
XS
SM
MD
LG