Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанның эчке эшләр министрына һөҗүм ясарга тырышканнар


Әфганстанның Кабулдан төньяктарак Пәрван вилаятендә Әфганстанның эчке эшләр министры Бисмулла Ханга һөҗүм ясарга тырышканнар.

Вилаятнең губернаторы белдерүенчә, министр һәм аны саклап барган машиналар намаз укып алу өчен юлда туктаган. Шул вакытта алар янына интихарчы килергә омтылган. Билендәге шартлаткычны ул гамәлгә ашырырга элгермәгән, министрның сакчылары аны атып үтергән. Министр һәм аны озатып йөрүчеләр зыян күрмәгән.
XS
SM
MD
LG