Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан һава аланында очкычның йөк ташу өлешендә радиация таралган


“Домодедово”дан Казан һава аланына төшкән очкычта радиациянең артык булуы ачыкланган. 120 юлчы булган очкычның йөк ташу өлешендә кешеләрнең әйберләре белән бергә өч савытта рентгенга төшерә торган “Техниций-99” да булган.

“Комсомольская правда” язуынча, савытларның берсенә зыян килгән һәм нәтиҗәдә радиация тышка чыккан. Ләкин Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгында моны кире кагалар.

“Йөк ташу өлешендә радиация дәрәҗәсе бераз арткан, әмма ул алай күп түгел. Юлчылар өлешендә радиация дәрәҗәсе артмаган. Хәлләре начарлануга зарланучылар юк”, дигәннәр “Комсомольская правда”га Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат үзәгеннән.

Шул ук вакытта Татарстан эчке эшләр министрлыгы инде үз багажларын алырга элгергән юлчыларны эзләүгә керешкән. Йөк ташучылар хәзер хастаханәдә тикшерү уза.
XS
SM
MD
LG