Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тунистә беренче ирекле сайлауларга нәтиҗә ясала


Туниста халык чиратка басып сайлады
Туниста халык чиратка басып сайлады
Тунистә кичә дистә еллардан соң беренче тапкыр узган ирекле сайлауларга нәтиҗә ясала.

Хакимиятләр белдерүенчә, сайлаучылар тавыш бирүдә бик әүзем рәвештә катнашты. Сайлау бүлекләренә килүчеләр саны – 90 проценттан артты.

Беренче мәгълүматларга караганда, сайлаучыларның шактый өлеше «Әннаһда» исемле урта исламчы фирка өчен тавыш бирде. Аның вәкилләре җиңү очрагында башка сәяси фиркаләр белән коалиция төзеп хезмәттәшлек итәргә әзер булулары турында белдерде.

Тунис ватандашлары Конституция җыенының 217 депутатын сайлады. Алар илнең яңа Конституция проектын әзерләргә тиеш.

Тунистә гыйнвар аенда халык түнтәрелеше президент Бән Галине бәреп төшерелгән иде. Бән Гали хакимияттә дистә еллар дәвамында утырды.
XS
SM
MD
LG