Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сүриядәге илчесен кире чакырып алды


АКШ-ның Сүриядәге илчесе Роберт Форд (у) Сүрия президенты Бәшәр Асад (с) белән очрашу вакытынды
АКШ-ның Сүриядәге илчесе Роберт Форд (у) Сүрия президенты Бәшәр Асад (с) белән очрашу вакытынды
АКШ Сүриядәге илчесен кире чакырып алды. Америка хакимиятләре аның иминлегенә куркыныч яный дип исәпли. Илче Роберт Форд Димәшкътән узган ял көннәре китеп барды.

Форд Сүрия хакимиятләрен баш күтәрүчеләрне эзәрлекләүләре өчен еш кына тәнкыйтьли иде. Димәшкъ исә АКШ илчесен илнең эчке эшләренә тыкшынуда гаепләде.

Сүриядә чуалышлар инде 8 айдан артык дәвам итә. Әлеге вакыт эчендә, БМО белдерүенә күрә, илдә 3 меңнән артык кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG