Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мәхкәмәсе Магнитский әнисенең шикаятен кире какты


Сергей Магнитский
Сергей Магнитский
Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Hermitage Capital фонды юристы Сергей Магнитскийның җинаять эшен яңадан тикшерүне тыйган карарны канунга каршы килми дип бәяләде.

Шулай итеп, Магнитский әнисенең шикаяте кире кагылды. Ләкин мәхкәмәдә шикаятьне тагын бер тапкыр тапшыру мөмкинлеге турында әйттеләр.

Сергей Магнитский Мәскәү изоляторында 2009 елда вафат була. Ул салым түләүдән качуда гаепләнгән иде. Кулга алынчыга кадәр исә Магнитский Русия дәүләт казнасыннан акча урлау схемасын фаш итте.
XS
SM
MD
LG