Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International: Сүриядә яраланучыларны хастаханәләрдә җәзалыйлар


Сүриядәге каршылык чараларында катнашучылар
Сүриядәге каршылык чараларында катнашучылар
Сүрия хакимиятләре президент Бәшәр Асадка каршы чыгучы кешеләрне хастаханәдә яралы яткан хәлдә җәзалый. Бу турыда Amnesty International хокук яклаучылары Сүрия табиплары сүзләренә нигезләнеп белдерә.

Табиплар әйтүенчә, хакимиятләр атып яраланган һәм кан алмаштыруга ихтыяҗ кичергән кешеләрне күзәтеп бара. Донорлар каны Сүрия Саклану министрылыгы контролендә тора.

Өстәвенә, яраланучыларның шактыен хастаханәләрдән билгесез якка алып китәләр.

БМО мәгълүматларына караганда, Сүриядә 7 ай дәвам иткән бәрелешләрдә өч меңнән артык кеше вафат булды.
XS
SM
MD
LG