Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар: Либиядә хуҗасыз корал бик күп


Либиядә ташланган һәм беркем тарафыннан дә сакланмаган кораллар бик күп. Алар арасында хәтта очкычларны бәреп төшерә алган ракеталар да бар. Бу турыда Human Rights Watch хокук яклау оешмасы хәбәр итә.

Ул әлеге вазгыять турында Милли күчеш шурасына җиткерде. Аның вәкилләре коралларның иминлеген тәэмин итәргә вәгъдә итте.

Бүген генә Сирт шәһәрендә зур бер ягулык савыты шартлаган иде. Нәтиҗәдә йөздән артык кеше һәлак булды, дистәләрчә яраланды. Шартлауның сәбәпләре турында хәбәр ителми.
XS
SM
MD
LG